Тылсымлы теләк
Детям · Вс, 3 января 2027, 12:00 · Театр кукол ЭКИЯТ · от 850 ₽ · Продают: Кассир.ру
Даты и места
Место
Театр кукол ЭКИЯТ
О событии
Быел курчак театры «Тылсымлы теләк» дип аталган яңа ел премьерасын тәкъдим итәчәк. «Тылсымлы теләк» – балалар да, әти-әниләр дә ярата торган рус халык әкияте! Мич башындагы Емеляны бөтен кеше беләдер мөгаен; үзләре йөри торган чиләкләрне һәм, әлбәттә инде, тылсымлы Чуртанны! Заманча куелыш: юмор, кызыклы сюжет, музыка – аны яңа буынга тагын да якын итә.Спектакль башка әкиятләр геройлары белән тулыландырылган, шуңа өстәмә мәгънәләргә баеган. Без барыбыз да дус, тугры, тырыш булырга өйрәнербез һәм бу сыйфатларның чын могҗиза булуына инанарбыз!Спектакльдән соң тамашачыларны яраткан геройлар белән Чыршытирәли гаҗәеп әйлән-бәйлән көтә. Күңелле музыка һәм мавыктыргыч уеннар, җем-җем килеп балкып торган бәйрәм Чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар Кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында!Яңа ел тамашасы программасында: рус халык әкияте буенча куелган «Тылсымлы теләк» спектакле һәм Чыршы тирәли әйлән-бәйлән. Тамаша 1 сәгать 20 минут бара.3 яшьтән карау тәкъдим ителә.
Данные предоставлены: Кассир.ру
Похожие события
- Винни-Пух маҗаралары — Вс 22 нояб, 14:00 · ещё 1 дата, Театр кукол ЭКИЯТ
- Сказка о царе Салтане — 22 нояб, 11:00, Театр кукол ЭКИЯТ
- Приключения Барона Мюнхгаузена — 21 нояб, 11:00, Театр кукол ЭКИЯТ
- Адәмнәр — Завтра, 19:30, Театр кукол ЭКИЯТ
- Котбетдин маҗаралары — 21 нояб, 12:00, Театр кукол ЭКИЯТ
- Ёлки-Иголки или Всё наоборот — Вс 20 дек, 10:00 · ещё 9 дат, Театр кукол Экият